Юл буенда ук түгел, бераз читтәрәк, зур гына елганың аргы ягында, зәңгәр томан артында, “Аръяк” исемле авыл урнашкан. Авылда егермеләп кенә йорт бар. Кешеләре бик аз. Табигать искиткеч матур. Шәһәр кешеләре “Их, авылда яшәсәң иде, тыныч, рәхәт...” дип авыр сулаганда шушы авылны искә алалар кебек. Менә шушы “Аръяк”та үзләренең мәшәкатьләре, шатлык һәм борчулары белән авыл кешеләре көн күреп ята. Көннәрдән беркөнне авылда “көтелмәгән кунак” пәйда була.