X Закрыть
12 мартта, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Әнгизә Ишбулдина
13 мартта, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Наил Гаетбаев
14 мартта, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Ягъсуф Шафиков
15 мартта, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадырова
18 мартта, 19:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Булат Саләхов
19 мартта, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рабит Батулла
20 мартта, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Геор Хугаев
21 мартта, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Зөлфәт Хәким
22 мартта, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Булат Сәләхов
26 мартта, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Наил Гаетбаев
Хезмәттәшләр

Nchelny.city



Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Ком ял итми (12+)
Ком ял итми (12+)
Берсендә җәй көне комнарда гына яши торган сирәк бөҗәкләр белән үз коллекциясен баету өчен бер ир өч көнлек ял ала. Диңгез ярындагы авылга килеп җиткәч, ул шунда төн кунарга була. Староста аны чокыр янына алып килә, аның төбендә җимерек алачык тора. Ир бау баскыч буйлап аска төшә. Аны яшь хуҗабикә елмаеп каршы ала. Ә икенче көнне иртә белән ир хатынга караганда алданрак тора һәм сиздермичә генә китмәкче була, ләкин ни күзе белән күрсен, бау баскыч юкка чыккан…
Драма. Автор: Кобо Абэ (Равил Сабыр инсценировкасы)
Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә (12+)
Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә (12+)
Башкаладан ерак аулак алпавыт утарында профессор Серебряков, аның яңа хатыны Елена Андреевна, беренче никяхыннан туган кызы Соня һәм дядя Ваня (профессорның вафат булган хатынының энесе) катнашында вакыйгалар куера. Өстәвенә табиб Астров аларның тормышларын астын өскә китереп бетерә. Ә Серебряковның утарны сатарга җыенуы турында хәбәр итүе умарта эчендә ботак болгаудан да ким булмый, хәтта йомшак ихтыярлы дядя Ваня да баш күтәрә, бунтка бара. Бу классик пьеса нигезендә бик күп театрларда төрледән-төрле спектакльләр куелды һәм һәр режиссер үз юлын табарга тырышты. Менә хәзер әсәрнең татарча укылышы да пәйда булды. Ул сезне таныш геройларның язмышы турында яңа уйлануларга этәрер, кешенең бәхеткә омтылуы кебек мәңгелек темага яңача караш белән таныштырыр.
Драма. Автор: Антон Чехов
Өч аршын җир (12+)
Өч аршын җир (12+)
Ике яшь йөрәк Мирвәли белән Шәмсегаянга тормыш шактый кискен сынаулар куя. Мирвәлинең атасыннан мирас булып калган җирне сәвит хөкүмәте үзләштерә. Мирвәли бу хәлне кабул итә алмый һәм бар мөлкәтен яндырып, хатыны Шәмсегаян белән бергә, авылын ташлап чыгып китә. Гомерләре читтә, туган җирләрен сагынып уза аларның. Шәмсегаянның сырхаулап урын өстенә ятуы, туып-үскән туфрагына җирләнү васыяте Мирвәлине авылга кайтырга мәҗбүр итә. Кешегә вафатыннан соң өч аршын җир җитә. Авылдашлары кичерерме Мирвәлине? Кабул итәрләрме? Адәм баласы бер-берсенең исән чагында кадерен беләме?..
Драма. Автор: Аяз Гыйләҗев
Тирәкләр шаулый җилдә (12+)
Тирәкләр шаулый җилдә (12+)
Картлар йортында җан асрап ятучы өч бабай качарга уйлыйлар. Алар еракта күренеп торган тау башына менәргә план коралар, шунда тирәкләр шаулаганын тыңлагач, барысы үзеләрен бәхетле итеп сизәр кебек тоела аларга. Ниятләрен тормышка ашырырга җыенганда алар иксез-чиксез каршылыкларга тап булалар, бер-берсе белән сүзгә керешеп бетәләр, талашалар, тик боларның берсе дә аларны туктата алмый. Бабайлар ахыргача бергә булалар һәм азакта һәрберсе үз «иреген» таба.
Комедия. Автор: Жеральд Сиблейрас (Равил Сабыр тәрҗемәсе)
Хәят (12+)
Хәят (12+)
1911 ел. Тәкъдирдә язылганы шул булгандыр инде, шәһәрнең беренче чибәре Хәятне коточкыч хата аркасында Салихка, кадими карашлы муллага кияүгә бирәләр. Ә кызның йөрәге Гали дип тибә. Гали – иренең энесе, Мәскәү университеты студенты. Хыял-әметләре җимерелгәч, Хәятнең яшәр көче бетә, ул көннән-көн сүнә, сүрелә башлый. Дус кызларының тырышлыгы белән Хәят сәүдәгәрләр клубында Гали белән очраша. Нәтиҗәдә зур җәнҗал чыга. Борһан кызына үз киләчәген үзенә хәл итәргә ирек куя. Хәят кемне сайлар?
Мелодрама. Автор: Равил Сабыр
Җилкәннәр
Җилкәннәр
Бу романтик мелодрама Дуслык һәм Мәхәббәт турында. Яшьлек – эзләнү чоры. Яшь үсенте яктылыкка, гүзәллеккә, биеккә омтылып үсә, күтәрелә. Кеше дә камиллеккә омтылып яши: дус булырга, яратырга өйрәнә. Нигә соң ярату белән дуслык төрле кешедә төрлечә була? Нигә аны төрлечә аңлыйлар, төрлечә кабул итәләр? Бер-берсеннән башка яшәүне күз алдына да китерә алмаучы Газим белән Надиянең тормышларын, хисләрен, мәхәббәтләрен каты авыру зур сынау алдына куя. Гашыйкларның берсе больницада, икенчесе сабый бала белән өйдә. Яшь әтигә ярдәмгә дус кызлары Мәдинә килә. Бергәләп бала үстерәләр, бергәләп Надия янына баралар. Шулай итеп мәхәббәт өчпочмагы да пәйда була. Дуслыктан мәхәббәткә бер адым диләр, ул вакытта дуслык кая китә? Ә мәхәббәт, чын мәхәббәт каламы?
Мелодрама. Автор: Инга Бикбулатова
Саташу 12+
Саташу 12+
Мәктәп укытучысы Галиябану һәм тарих фәннәре докторы Марат Гарифуллинарның тормышлары асты өскә килә. Картлык көнебездә терәгебез булыр дип үстергән кызлары Гүзәл, аларны судка бирә. Оятсыз, әхлаксыз заман таләпләренә туры китереп тәрбияләмәгәннәр, янәсе. Мәктәпне, аннан университетның юрфагын кызыл дипломга тәмамлый кыз, тик бер эшендә дә ныгып кала алмый. Алты елга биш тапкыр эштән чыгаралар аны, соңгысында начальнигына: «Жулик!» – дигән өчен. Эшеннән тәм, ямь таба алмаган Гүзәл үзенең бу дөньяга кирәксезлеген көннән-көн ныграк тоя башлый. Ул кая барып бәрелергә, кемгә мөрәҗәгать итәргә белми. Нәтиҗәдә үзен бу дөньяга тудырган өчен әти-әнисен җинаять җаваплылыгына тартып, мораль зыян китергән өчен компенсация түләтергә карар кыла...
Драма. Автор: Туфан Миңнуллин
Сигезле биюе
Сигезле биюе


Ләйлә һәм аның дус кызы Сәйдә шәһәр читендәге бер очсызлы фатирда торалар. Ләйлә Робертны шашып сөя, Сәйдәнең исә аны игезәк сыңары Сәеткә кияүгә бирәсе килә. Алар янына өске катта яшәүче Нурлыбәян әби төшеп йөри. Ул инде бик карт, ни сөйләгәнен үзе дә аңламый, ахры. Якшәмбе иртәсендә болар янына Ләйлә белән бергә колледжта укытучы Эля һәм аның дус кызы Гуля киләләр. Иң кирәкмәгән вакытта, хәл белергә дип квартира хуҗасы Зөһрә килә, аның артыннан – Ләйләнең әнисе Люция, Мәрьямгә дә нидер кирәк...


«Сигезле биюе» – эчтәлеген сөйләп булмый торган, сюжетсыз диярлек, тик шул ук вакытта беренче минутлардан ук үзенә игътибарны җәлеп итеп, финалга кадәр бер тында көлә-көлә дә, бераз елап та карый торган спектакль. Пьесасы Теннесси Уильямсның «A lovely Sunday for Creve Coeur» әсәренә тәкълид итеп язылган.

Комедия. Автор: Равил Сабыр
Здравствуй, Новый год!
Здравствуй, Новый год!
Развлекательная программа с дискотекой, играми, конкурсами, викторинами. Подарки от Деда Мороза и Снегурочки. Гости – Дракон и Чёрная водяная змея.
Көмеш чыршы маҗараcы
Көмеш чыршы маҗараcы
Бу Яңа ел әкияте төрле фокусларга, маҗараларга бик бай. Тылсым серләренә өйрәнәсе килү Белмәмешне төнге кара урманга китерә. Теләге шулкадәр зур аның, хәттә убырларга, җен-пәриләргә хезмәт итеп Кыш бабай белән Кар кызын урманда адаштырырга да, Яңа елны китертмәскә дә риза ул. Тик шулкадәр ягымлы, матур Кар кызын күргәч, фикере үзгәрә Белмәмешнең. Кар кызы белән Кыш бабайга Көмеш чыршыны табып бирергә дә, тылсым серләренә өйрәнергә дә өлгерә ул. Ә сезнең тылсым серләренә өйрәнәсегез киләме? Әкият карарга рәхим итегез!
Әкият. Автор: А. Гадел
Абага алмасы ачы була (12+)
Абага алмасы ачы була (12+)
Авылда берүзе яшәп ятучы Насыйбулла карт янына Казаннан журналист Айбулат килеп төшә. Ул бабайның паспортны гомерендә беренче мәртәбә 86 яшенә җитеп кенә алганына гаҗәпләнә: «Ничек шулай була ала?» Тик Насыйбулланың бик сөйләшәсе килеп тормый, өстәвенә чукрак та икән әле. Авылдашлары да аның турында берни дә белми диярлек, чөнки бабайның берәү белән дә ачылып китеп аралашканы юк икән. Алай да Айбулат бабайның күңеленә ачкыч таба. Баксаң, Насыйбулланы 1940 елда, сөйгәне Гөлиягә өйләнү белән, нахакка 10 елга Колымага җибәргәннәр икән. Туган авылына ул 1953 елда гына, «без права выезда из деревни» дигән кәгазь белән кайткан. Шул вакыт аралыгында аңа Колымадан Германиягә кадәр араны мең михнәтләр белән үтәргә туры килгән, ә Большой Татарин, Комарик, Низам, Әхмәт Тимер кебек кешеләр белән очрашу Насыйбулланың күп нәрсәгә карашларын үзгәрткән...
Драма. Автор: Равил Сабыр
Бүген минем туган көнем 12+
Бүген минем туган көнем 12+
Надир – мул тормышлы гаиләдә төпчек малай булып үсә. Беренче карашка, аның бөтен нәрсәсе дә бар. Әти-әниләре дә бик дәрәҗәле һәм хөрмәтле кешеләр, абыйсы Рафис та «кеше булган», аны Надирга гел үрнәк итеп күрсәтәләр. Тик менә яшүсмер малайның хәтта туган көне булуына карамастан, аңа игътибар бирергә атлыгып торучы юк. Әнисенең эше күп, әтисе сөяркәсе белән мавыккан, абыйсы акча суга. Ә урамда башка тормыш: Надирның дус кызы Әнисә инде тәҗрибәле әфьюнчыга әйләнгән. Яшүсмер егетне дә шул юлга бастырмакчылар...
Мелодрама. Автор: Зөләйха Минһаҗева
Бурлак (12+)
Бурлак (12+)
Демьян Потапович белән Габдулла әфәнденең бәхәсләре, кесәгә керергә торган шактый зур суммадагы акчалар үз эшен эшли. Язга кадәр ялга туктаган бурлакларны кыш алдыннан Әстерханнан Казанга баржа менгерергә ризалаталар. Дүрт күз белән көтәләр ди бит тауарларны – бодай, балык, тоз, туку фабрикасы өчен станокларны! Гомерләре буе башкалар язмышын кайгырткан бурлаклар янәдән баржага җигеләләр. Мең бәлаләр белән менеп җиттек дигәндә генә кыш үзенекен ала – баржа Иделдә катып кала. Бу тормыш – кемгәдер уен, ә кемдер гомере буе җигелеп тормыш йөген тарта. Нишлисең, язмышың шундый, син – бурлак.
Драма. Автор: Мансур Гыйләҗев
Ярым ятларга кала 12+
Ярым ятларга кала 12+
Кызык бу дөнья! Син яраткан сине сөйми, сөя калса, сиңа тими. Ә йөрәкне нишләтәсе? Их, кычкырыплар килә җылыйсы! Ярый әле шундый чакта дуслар бар - үзенә дә булмаганны табып бирә, үләм дигәндә тотып кала!
Комедия. Автор: Рабит Батулла
Банкрот (12+)
Банкрот (12+)
Әле кайчан гына кышкы суыкларда бер кат юка бишмәт белән калтырап, туңып йөргән кибетче малай Сираҗетдин бүген инде зур пулатлы бай. Тик шулай да аның җаны тыныч түгел. Кибетләрендәге малның бик азы гына үзенеке булуы, сатудан кергән акчаларны Мәскәү байларына илтеп бирергә кирәклеге аның тынычлыгын ала. Шулвакыт гәҗиттә поездлардагы талаулар турында хәбәр басылып чыга. Сираҗетдни барлык акчаларын кассалардан алып, читек балтырына чолгаулар белән урап куеп, юлга чыга. Дөнья шул бу: кем кемне алдыйсын, талыйсын алдан кем белә? Бөтен дөньясы бер зур базарга әйләнеп беткәч, барысының да байыйсы килә. Тик кемдер елый, кемдер типтерә…
Комедия. Автор: Галиәсгар Камал
Китмәскә килгән кошым
Китмәскә килгән кошым
Үзенә пар эзләп-эзләп тә инде өметен өзәр хәлгә җиткән Лилия газетага игълан бирә... һәм кияүле булып куя! Өйләнми картайган, үзенә күрә шактый акча җыйган Сәлим, тулай торагын ташлап Лилия фатирына күчә. Күршедә яшәп ятучы Зилә дә, хәтта Шакир да шулай ук газетага игълан бирергә булалар. Шуннан башлана инде кызыклар!
Комедия. Автор: Эсфир
Саран (12+)
Саран (12+)
Бөек француз драматургының өч гасыр элек язган комедиясе бүген дә актуаль яңгырый. Спектакльнең исеме аның төп герое турында барын да сөйләп бирә. Гарпагонның бөтен тормышы бер максатка буйсындырылган - байлык җыюга. Кесәсен калынайту өчен ул үзе дә ач йөри, балаларын да юньләп ашатмый, хәтта аларның язмышлары белән дә сату итмәкче! Кызы Элизаны бирнәсез генә бер картка биреп җибәрмәкче, улы Клеантны бай тол хатынга өйләндермәкче. Ә үзе малаеның сөйгән кызын алмакчы! Хәер, комедия бит бу, монда яхшылык явызлыкны, шул исәптән саранлыкны барыбер җиңә!
Комедия. Автор: Жан-Бастист Мольер
Язлар моңы 12+
Язлар моңы 12+
Әхәт Гаффарның «Язлар моңы» исемле повестена нигезләнеп эшләнгән бу спектакль Бөек Ватан сугышы китергән афәтләрнең кеше язмышына җуелмас тирән яра салуы, ул яраларның мәңге сыктап, сызлап гомер буе сиздереп торулары хакында. Сәгыйдулла белән Фәрдәнә өчен дә зур сынауга әйләнгән бу сугыш аларны гомерләре буена әрнү һәм үкенү хисләре белән яшәргә мәҗбүр итә.
Драма. Автор: Әхәт Гаффар