X Закрыть
05 июньдә, 10:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Валентин Катаев
06 июньдә, 10:00 сәгатьтә
07 июньдә, 09:30 сәгатьтә
Әкият. Автор: Валентин Катаев
Хезмәттәшләр

Nchelny.city



Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Матбугат
«КАССА»ГА» ЭШЛӘМӘСӘҢ ЯШӘП БУЛАМЫ ЯКИ КЕЧЕ ТЕАТРЛАР НИ ХӘЛДӘ?

Театр сәнгате өчен бүген шактый катлаулы чор. Яңа заман, яңа технологияләр йогынтысында үскән тамашачыны шаккаттыру көннән-көн кыенлаша бара. Драматургия мәсьәләсе дә тынгы бирми. Җитмәсә, иҗади проблемаларга икътисади мәсьәләләр дә килеп кушылды. Финанс кризисы татар театрларына гына түгел, Россиядәге бөтен театрларга тискәре йогынты ясады. Театрларның автоном учреждение статусында да эшли генә башлаган мәле. Театрны саклап калу, аны үстерү өчен күп көч куярга кирәк. Бу, аеруча, Казаннан читтә эшләүче театрларга кагыла.

Аларга ярдәм итү, эшчәнлекләрен бәяләү, киңәш бирү максатыннан ТР Мәдәният министрлыгының театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе республиканың Кама аръягы театрларына юл тотты. Коллегия составында Г.Камал исемендәге ТДАТның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов, Казаннан Рауза Солтанова, Уфадан театр тәнкыйтьчесе Динә Дәүләтшина, «Петербург театр журналы»ның җаваплы мөхәррире Надежда Стоевалар бар иде. «Сәхнә» журналисты Илмир Хәбибуллин әзерләгән язма тәнкыйтьчеләр хөкеменә тәкъдим ителгән спектакльләргә кыскача анализ кимәлендә.

БУА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ. Юлыбыз Буадан башланып китте. Буа театрының дәүләт театры статусын алуына да әле өч кенә ел. Сезонның башыннан азагына кадәр гастрольдә йөргән театр өчен автоном учреждение статусында эшләү җиңелрәк икәне бәхәссез. Театр башлыча җиңел комедияләр куя, билгеле булганча халык андый тамашаларга күпләп йөри. «Әкәмәт кәмит» (Аманулла) кебек спектакльләрне яхшылар исемлегенә кертеп булмый, әлбәттә. Замана да, кешеләрнең үзара мөнәсбәтләре дә икенче, күтәрелгән проблема да актуаль түгел. «Касса» җыю өчен уйнала торган гадәти спектакль өчен бу мөһим дә түгел бугай,чөнки тамашачы аны бик яхшы кабул итә, рәхәтләнеп көлеп, күтәренке күңел белән кайтып китә. Әмма драма театры репертуары бары шундый «үтрический» комедияләрдән генә тора алмый. Беренче 3 ел оешу-оештыру эшләрендә үткән, дип санасак, якындагы 3-4 ел репертуарда яхшы спектакльләр булдыруга багышланырга тиеш. Дәүләт театры статусы алганчы «Сатира театры» статусында эшләгән әлеге труппа, кәмит кую белән мавыкмыйча, чын сатира жанрын яңартса да начар булмас иде.

Чаллыны бер яктан бик театраль шәһәр дип, икенче яктан – театрга иң игътибарсыз шәһәр дип атап була. Шәһәрнең өч театрында да әйбәт актерлар, режиссерлар эшли, игътибарны җәлеп итәрлек спектакльләр куела. Өчесенә дә тамашачы яратып йөри. Әмма бары «Мастеровые» театры гына спектакльләр кую өчен яраклы сәхнәсе булган бинада яши.

ЧАЛЛЫ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫнда сәхнә мәсьәләсе аеруча катлаулы. Ярымтүгәрәк формасындагы, кулисаларсыз сәхнәдә актерларга үз мөмкинлекләрен ачу авыр. Режиссерлар Фаил Ибраһимов белән Булат Бәдриев спектакльләрне, техник яктан да, бизәлеш ягыннан да камилләштерергә тырышалар. Әмма сәхнә мөмкинлекләре чикле булу аларны да кысаларга кертә. Әйтик, «Бурлак» спектакле (М.Гыйләҗев, режиссер Ф.Ибраһимов) зуррак сәхнәдә куелса, спектакль күпкә монументальрәк яңгырар иде. «Фиалка» баржасы шул «тартма»да бөтенләй кечерәеп кала. Бурлакның йөрәге күкрәгенә сыймаган сыман, артистларның талантын да ул кечкенә сәхнәгә сыйдырып булмый. Идея дә бар, куелыш та, актерларның уены да сүз әйткесез. Ә спектакльнең бөтен фаҗигалелеге, катлаулылыгы ачылып бетә алмый.

Р.Батулла әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ярым ятларга кала» музыкаль тамашасы да минимализм рухында куелган. Бу сәхнә бизәлешендә дә, костюмнарда да, уенда да чагыла. Зал тамашаны яратып карый үзе. Шул максатка гына хезмәт иткән спектакльдән башка берни дә таләп итеп булмый. Андый җиңел спектакльләр кую тенденциягә әйләнмәсә, моның бернинди куркынычы да юк. Чаллы театрында бу күренеш булмас дип ышанасы килә. Ышанырлык та: «Бурлак», «Саран» (Мольер, режиссер Б.Бәдриев) кебек тамашачы мәхәббәтен яулый алган җитди спектакльләргә сезонның соңгы премьерасы – «Абага алмасы ачы була» драмасы да (Р.Сабыр, режиссер Ф.Ибраһимов) өстәлде.

ЧАЛЛЫ КУРЧАК ТЕАТРЫ да элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан. Сәнгатькәрләр анда үзләренчә әкияти мохит булдырырга тырышкан: фойеда яшь тамашачыларны кошлар сайравы каршы ала. Дивар буенда урнашкан аквариум-читлекләрдә балыклар, еланнар, ташбакалар, куяннар яши. Тамаша залына илтүче коридор да әкият иленә алып баручы юл кебек. Балалар театры өчен бу да бик мөһим. Чаллы Курчак театры эчтәлеге белән дә уңай тәэсир калдырды. Миндә, яшь тамашачыларда биредә югары зәвыкъ тәрбиялиләр дигән фикер калды.

Театрда, курчак театры арсеналында булган бөтен төр курчак спектакльләре уйнала (ширма артында, планшетта уйналучы, марионеткалар һ.б). Труппада яшьләр булуы сөендерә. Аеруча Егор Митрофанов белән Дилюс Хуҗәхмәтовның курчак йөртүдә дә, тере планда да уйнауларын аерып үтәсе килә. Репертуарда рус («Машенька и медведеди», «Теремок»), чит ил («Кот в сапогах») әкиятләре мотивлары буенча иҗат ителгән әсәрләр белән берлектә бер татарча әкият (Р.Корбан «Тапкыр егет») булуына сөенәсе иде дә, ул, ни кызганыч, А.Пушкин әкиятләренә ияреп язылган булып чыкты...

«МАСТЕРОВЫЕ» РУС ДРАМА ТЕАТРЫның үз эстетикасы, үз стиле бар. Безгә сезонның ике премьерасы – «Принцесса Турандот» (К.Гоцци) һәм «Пигмалион» (Б.Шоу) спектакльләре күрсәтелде. Икесен дә театрның баш режиссеры Валентин Ярюхин сәхнәләштергән. «Принцесса Турандот» спектаклендә режиссер курчаклар да куллана, шәүләләр белән дә уйный, видеоязмалардан дңа файдалана. Елена Сорочайкинаның сәхнә бизәлеше дә аерым маклауга лаек.

САБИР ӨМЕТБАЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ МИНЗӘЛӘ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ бүген үзгәрешләр алдында тора. Моңа чын күңелдән ышанып әйтәм. Баш режиссерсыз эшләгән дәвердә репертуар берникадәр саеккан. Хәтта яхшы спектакльләр дә бераз таркалган, таушалган. Ничек кенә булса да, стационар театр килеп-китеп эшләгән режиссерлар белән генә яхшы репертуар төзи алмый. «Җырланмаган җырым син» (Аманулла) кебек спектакльләр белән тамашачы җыеп булмаячак. Театрга яңа гына кайткан баш режиссер Дамир Сәмерхановка якын арада бик күп эш башкарырга - уңышлы бара торган спектакльләрне яңартырга, начарларын төшереп калдырырга яки чистартырга кирәк булачак. Дамирның яңа эше – «Нәфига ханым» (Х.Ибраһим) комедиясе исә тамашачы игътибарын җәлеп итәрлек түгел. Шул ук рухтагы, әмма күпкә сыйфатлырак драма әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Хатын түгел, аҗдаһа» комедиясе (Д.Салихов) инде 15 ел уйнала. Шуңа күрә «Нәфига ханым»ны яшь режиссерның бик үк уңышлы булмаган эксперименты, дип саныйк. Алга таба аның талантлы актерларга бай труппа белән уртак тел табып, Минзәлә театрының матур традицияләрен дәвам итүен теләп калыйк.

ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ инде фестивальләрдә катнашкан, тәнкыйтьчеләр тарафыннан уңай бәя алган «Бүре каны» спектаклен күрсәтте. Әлеге спектакль, чыннан да, игътибарга лаек. Моны тамашачы белән тулы зал да дәлилли. Әмма аңа да «таушалу» чире кагылмый калмаган. Вак җитешсезлекләр спектакльдән алган гомуми яхшы тәэсирне берникадәр боза төшә. Түбән Камада караган икенче спектакль – «СыСыСыРда ясалганнар» (Л.Лерон) комедиясе. «Касса» җыю өчен куелган спектакль.Ләкин Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев мондый спетакльләрне дә яхшы итеп куярга мөмкин булуын күрсәтте.

ӘЛМӘТ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ алты спектакль тәкъдим итте. Шуларның бишесе – комедияләр. Араларында «Кызлар килде авылга» (Н.Гаетбай) спектакле кебек сыйфаты белән аерылып торганы да бар. Әмма шул ук Н.Гаетбайның «Ир командировкадан кайткач» детектив комедиясе үз жанрына бөтенләй туры килми. Спектакльдә берниди детективлык элементлары да юк. Бөтен тамаша 5 геройның 2 бүлек дәвамында 3 бүлмәле фатир буйлап (кып-кызыл декорацияләр арасында) бер-берсе артыннан йөгерешеп йөрүеннән тора.

Репертуарда көчсез драматургия әсәрләре дә (А.Чернобровкин «Фәлән-төгән», З.Хәким «Утрау»), шактый уңышлы спектакль оештырырлык пьесалар буенча куелган, әмма эшләнеп бетмәгән спектакльләр дә бар. Мәсәлән, «Капчык» (Д.Салихов) комедиясе. Режиссер И.Гәрәев спектакльнең икенче бүлегендә генә интерактивлык элементлары кертә һәм шактый җансыз барган тамаша күңеллеләнеп китә. Тулысынча интерактивлыкта төзелгән булса, бу спектакльне, һичшиксез, уңышлылар рәтенә кертеп булыр иде.

Әлмәттә иң сөендергән вакыйга – яшь режиссер Лилия Әхмәтованың яңа эше. Ул Илгиз Зәйниевнең «Туган-тумача» пьесасын сәхнәләштергән. Моңарчы бары үз группадашлары белән «Дуслар җыелган җирдә» (Т.Миңнуллин) спектаклен Камал театрының кече сәхнәсендә куйган Лилиянең бу беренче зур эше дип исәпләсәк тә була. «Татар тормышыннан сәхнәләр» дип билгеләнгән жанр А.Чехов иҗатына кайтарса да, «Туган-тумача» татарлар тормышын чагылдыра. Үзәктә – Шәрифә белән Минсабирның фаҗигале язмышы. Минсабир Шәрифәне урлап кайта, аннан туй ясыйлар, өч бала үстерәләр. Кайгы көтмәгәндә килеп төшә: Минсабир, өстенә агач төшеп, һәлак була. Һәм бу вакыйгалар режиссер тарафыннан беренче бүлеккә сурәтләп бетерелгән. Икенче бүлек тулысынча Шәрифәнең хис-кичерешләренә нигезләнә. Бу уңайдан, яшь актриса Эльмира Яһудинаның акрынлап тәҗрибә туплавын, зур драматик рольләрне уйный алырлык дәрәҗәгә үсүен аерып әйтергә кирәк. Музыкаль бизәлеш бик уңышлы. Юрий Чаплин тырышлыгы белән беренче бүлектә яшь парның бәхетле вакытында да фаҗиганең якынлашып килүен белгертеп торучы көйләр яңгырый.

Спектакльдә үзенчәлекле образлар бар. Мәсәлән, йорт хайваннары. Аларның монологлары аша фәлсәфи идеяләр җиткерелә, алар күренешләрне бер-берсе белән бәйли. Һәр хайванның үз характеры, үз уй-фикерләре, тормышка үз мөнәсәбәте. «Монгол» кушаматлы ат (К.Вәлиев) спектакль дәвамында картая, сукырая. Нигездә, тормышның чикләнгәлеге, катлаулылыгы турында фикерләр аның авызыннан әйтелә. «Кечкенә» кушаматлы тана (Нәфисә Исмәгыйлева) яшел болыннар, рәхәт тормыш турында хыяллана. Әмма аңа Шәрифә белән бергә тормыш йөген тартырга туры килә.

Гомумән алганда, «Туган-тумача» спектакленең куелуы – Әлмәт театры өчен зур уңыш. Әлбәттә, аны яхшыртырлык, камилләштерерлек урын бар. Режиссер һәм труппаның бердәм көче белән башкарылган очракта, бу спектакль әле озак еллар сәхнәдән төшмәячәк. Бер сезон дәвамында 7 спектакль куйганчы, шундый 2-3 спектакль куелса, отышлырак булыр иде. Шуңа өстәп, әйтәсе килгән тагын бер фикер: баш режиссеры булган дәүләт театры өчен 7 спектакльне 7 режиссер сәхнәләштерү бик уңай күренеш түгел. Хәтта футбол-хоккейда да гел-гел тренер алмаштырып тору уңай нәтиҗәгә китерми. Ә монда сүз иҗат кешеләре турында бара.

А.В.БАТТАЛОВ ИСЕМЕНДӘГЕ БӨГЕЛМӘ РУС ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫннан бары уңай тәэсирләр генә калды. Иң сөендергәне һәм гаҗәпләндергәне – тамашачылар. Тамаша дәвамында алар үзеләрен бик тә әдәпле тота, кирәкле урында кул чаба, әдәп саклап кына көлә. Бөгелмәдә дүрт спектакль карадык. Ике спектакльдә залда мәктәп укучылары иде. Тамашалар дәвамында бер тапкыр да телефон шалтырамады! Ә бит театр администрациясе тарафыннан моның өчен бернинди техник чаралар да кулланылмый. Тамашачы үзе бирегә спектакль карап ял итү, гыйбрәт алу һәм әлеге сәнгатьнең башка яхшы сыйфатларыннан уңай тәэсир алу өчен килә.

Театр репертуарында уңышсыз спектакльләр дә юк түгел. Болары – әлеге дә баягы, социаль заказ буенча куелган спектакльләр. Мәсәлән, наркомания афәте темасына «Город пингвинов» спектакле. Наркомания чиренә каршы көрәш алып барырга тырышкан оешмаларның күрсәтмәләре буенча төзәтелеп-үзгәртелеп бетерелгән уңышсыз драматургия материалын актерларның уены да, Клоун кебек абстракт образ да, арткы фонда видео күрсәтү дә уңышсызлыктан коткара алмый.

Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелгән «Я люблю тебя, эскадрилья!» («Небесный тихоход» фильмы мотивлары буенча) спектакленең бөтен җитешсезлекләре – эшләнеп бетмәүдән генә. Без аны икенче куелышта кына карадык. Орден-медальләрдә, киемдә җитешсезлекләр бар, кайбер күренешләрдә артык хәрәкәтләр – болар барысы да төзәтелә торган әйберләр. Гомумән, спектакль уңай тәэсир калдыра. Күпчелеккә таныш фильм мотивлары, В.Соловьев-Седой көйләре сакланган, сугыш вакытында да кешелекле мөнәсәбәт, мәхәббәт, дуслык хисләре яшәвен дәлилләүче спектакль.

«Хапун» комик триллеры (В.Короленконың «Судный день» хикәясе мотивлары буенча В.Ольшанский пьесасы) билгеләнгән жанрга туры килә, актерлар үз рольләрен бик тә уңышлы башкара. Яшь актер Р.Никитинның баш рольдә уйнавы сөендерә. Гомумән, бу театрда эшләүче бер төркем яшьләр бик тә өметле күренә. Дикция һәм пластика осталыкларын камилләштергән очракта, бик яхшы драма актерлары чыгачак бу егет-кызлардан.

Бөгелмә театры спектакльләренең уңышында тагын бер сәбәп бар, минемчә.Ул - директор В.Юдин белән баш режиссер В.Пряхинның үзара килешеп эшләүләре, труппадагы яшьләрнең теплица шартларында түгел, ә яхшы конкуренциядә үсүе. Соңгы елларда бу яктан брлык театрлар да дөрес яши дип әйтеп булмый. Кызганыч.

Татар драматургиясе бүген кризис кичерә, бу үз чиратында театрларга зур йогынты ясый. Электән уйналган спектакльләргә ремейклар ясау да, сәхнәгә драматик конфликтсыз, образлары ачылмаган, темасы заманага туры килми торган арзан пьесалар менүе дә шуның нәтиҗәсе. Җиңел спектакльне сыйфатлы ясарга мөмкин булган кебек, җитди спектакльне дә киң катлам тамашачы карарлык итәргә мөмкин. Бүген театрларга яңа буын килә. Сыйфатлы графикалы компьютер уеннарында, 3D-фильмнарда үскән буынны театрга китерү бик авыр булачак. Шул ук вакытта әлеге яшьләр кризислы 80-90нчы елларда үсмәгән, алар өчен Советлар Союзы – тарих. Аларны сәхнәдәге совет эстетикасы кызыксындырмый. Актуаль темаларга язылган пьесалар, театраль иллюзия тудыра алырлык сәхнә бизәлеше, музыка, актерлар уены булмаса, якындагы 5-10 ел эчендә театрлар бөтенләй тамашачысыз калачак. Бу көн килгәнен ваемсыз гына көтмәскә иде.

Илмир ХӘБИБУЛЛИН

Сәхнә № 6, 2010 ел.

К списку