X Закрыть
14 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Туфан Миңнуллин
15 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Салават Әбүзәр
16 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Зөлфәт Хәким
17 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Наил Гаетбаев
20 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадырова
21 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Надежда Птушкина
22 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Айгөл Әхмәтгалиева
23 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Рэй Куни
24 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рабит Батулла
26 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Туфан Миңнуллин
Хезмәттәшләр

Nchelny.city



Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Матбугат
Көзнең соңгы көнендә Яр Чаллы татар дәүләт драма театры тарихында беренче мәртәбә бары җитәкчеләр өчен генә спектакль уйналды. Шәһәр мэры Вәсил Шәйхразиев тәкъдиме белән бу көнне “Бурлак” драмасына билетлар ун бәясенә, ягъни гадәттәгечә 200 сумнан түгел, ә 2000 сумнан сатылдылар.
«Гомергә ялгыз булдым...» Өч көн элек 600 кешелек зал тутырып 60 яшьлек юбилеен уздырган, шул кичәдә барлык татар театрларыннан килгән дусларының, теләктәшләренең җылы котлау сүзләренә күмелгән, хөкүмәт һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан таланты, башкарган эшләре зур бәя алып тиешенчә бүләкләнгән, тормыш иптәше белән чәчәк төсле ике кыз үстерүче Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов әйтеп ташлады бу сүзләрне...
Чаллы татар дәүләт драма театры Башкортстан башкаласына чираттагы гастрольләргә килде. Бу юлы кунаклар Уфа «Нур» татар театры сәхнәсендә, өлкән тамашачыларга биш спектакль һәм балалар өчен бер әкият тәкъдим итә.
Узган җомгада Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында Мәдәният министрлыгы каршындагы театраль тәнкыйтчеләр коллегиясе «Бурлак» спектаклен карадылар. Билгеле булганча, спектакльнең иҗат төркеме – драматург Мансур Гыйләҗев, режиссер Фаил Ибраһимов, актерлар Инсаф Фәхретдинов һәм Рәфыйк Каюмов – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителделәр.
«Бәлки әле без нинди зур эш башкарганыбызны эш кызуында үзебез дә аңлап бетерми торганбыздыр». Бу сүзләрне Яр Чаллы театрының 20 еллыгына багышланган кичәдә баш режиссер Фаил Ибраһимов әйтте. Театрның үз залы кечкенә булганлыктан туган көн бәйрәме 24 декабрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узды.
«Көнбатышка йөз тоткан татар зыялыларының идеаль моделе. ХХ йөз башы татар яңарышын оештырган, аңа юллар сызган, юнәлеш күрсәткән җәмәгать эшлеклеләренең берсе. Татар зыялыларын туплап торган һәм милләткә хезмәт итүне девиз итеп күтәргән язучы, драматург». Бу сүзләр барысы да 6 февраль көнне «Татарстан – Яңа гасыр» (ТНВ) каналында, «Мәдәният дөньясы» тапшыруында яңгырадылар. Сүз Фатих Әмирхан турында...
«Режиссер – ул Колумб кебек Америка ачарга тели, ә матросларның өйләренә кайтасы килә», – дигән Альфред Хичкок. Яңа гына алтмышын тутырган Фаил Ибраһимов белән сөйләшеп утырганда без бу һөнәрне бөтенләй башка яктан ачтык. Әңгәмә бик үк гадәти булмагач, аны укучыларыбызга тәкъдим итүнең дә үзенчәлекле формасын табарга тырыштык. Нәтиҗәдә менә шундый «Фаил Ибраһимов әлифбасы» килеп чыкты.
Энҗе Шиһапова - Чаллы татар дәүләт театрының талантлы артисты. Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән кыз Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң язмышын Чаллы театры белән бәйләде. Энҗе "Су буенда учак яна" спектаклендә - Римма, "Җәйге кырау"да - Регина,"Йосыф"та - Зөләйха, "Корт"та - Сәлимә, "Яр"да - Айзи­рәк, "Юлларда бозлавык"та - Әлфия, "Ана каргышы"нда Ана һәм башка берсеннән-берсе матур рольләре белән тамашачы мәхәббәтен яулады.
«Тамашачы мине Салават концертларын алып баручы дип белгәндә атказанган дигән исем генә биргәннәр иде, Хәятнең әтисе булып киткәч, халык артистын бирделәр», – дип шаярткан була Булат Саләхов. Шушы араларда Чаллы хакиме Илдар Халиков аңа тантаналы рәвештә «Татарстанның халык артисты» дигән зур исемнең медален тапшырды. Шуны сәбәп итеп без Булат әфәнде белән әңгәмә корып алдык.
«Кү­ңе­лен­дә ар­тист­лык ят­канке­ше, тор­мыш­та да ях­шы ке­ше бу­ла, ми­нем­чә. Та­лант­лы ке­ше ар­тист бу­лаал­ма­са, аның җа­ны им­гә­те­леп, тор­мыш­та юга­лып ка­лу их­ти­ма­лы дабар…» Та­тар­стан­ның һәм Рос­си­я­неңха­лык ар­тис­ты Нә­җи­бә Их­са­но­ва­ның әле­ге сүз­лә­ре Чал­лы те­ат­ры ар­тис­тыРәфыйк Ка­ю­мов­ка атап языл­ган ке­бек. Рәфыйк та ба­ла­чак­тан те­атр сән­га­те­нәга­шыйк бул­ган. Тик ул сәх­нә ди­гән сих­ри дөнь­я­га урау юл­лар аша кил­гән.Шу­лай бул­са да тиз ара­да төр­ле жанр­лар­да­гы спек­такль­ләр­дә ка­бат­лан­масоб­раз­лар ту­ды­рып, те­атр сө­ю­че­ләр кү­ңе­лен яу­лар­га, тор­мыш­та да их­ти­рамка­за­ныр­га өл­гер­гән.
Страницы: 2 | 3 | 4 | 5 | 6