X Закрыть
20 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадырова
21 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Надежда Птушкина
22 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Айгөл Әхмәтгалиева
23 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Рэй Куни
24 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рабит Батулла
26 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Туфан Миңнуллин
28 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Зөлфәт Хәким
29 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Наил Гаетбаев
30 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Ягъсуф Шафиков
Хезмәттәшләр

Nchelny.city



Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Матбугат
Соңгы елларда тамашачылар Чаллы татар дәүләт драма театры спектакльләрен түземсезлек белән көтеп ала башлады. Халык абруе беренче чиратта коллективның иҗади үсүе нәтиҗәсендә яуланды, дип әйтсәк, хата булмас. Ике дистә ел эчендә шәһәребез артистлары әзерләгән комедия, драмаларны миллион чамасы кеше караган. Татарстанның шәһәр, авылларын гына түгел, Оренбург, Уфа, Эстәрлетамак тамашачыларын да әсир итте алар.
Театр сәнгате өчен бүген шактый катлаулы чор. Яңа заман, яңа технологияләр йогынтысында үскән тамашачыны шаккаттыру көннән-көн кыенлаша бара. Драматургия мәсьәләсе дә тынгы бирми. Җитмәсә, иҗади проблемаларга икътисади мәсьәләләр дә килеп кушылды. Финанс кризисы татар театрларына гына түгел, Россиядәге бөтен театрларга тискәре йогынты ясады. Театрларның автоном учреждение статусында да эшли генә башлаган мәле. Театрны саклап калу, аны үстерү өчен күп көч куярга кирәк. Бу, аеруча, Казаннан читтә эшләүче театрларга кагыла.
Чаллы Татар дәүләт драма театрында март аенда «Сигезле биюе» моңсу комедиясе (авторы – Равил Сабыр, режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов) дөнья күрде. Сәхнә әсәре тамашачылар хозурына барып ирешсен өчен бик күпләрнең җан җылысы, маңгай тире түгелә. Әйтик, драматург, режиссер, артистлардан тыш бу спектакльгә рәссам Булат Ибраһимов һәм композитор Юрий Чаплинның да өлеше кергән. Шушы гомуми хезмәт фикерләр каршылыгы уята икән, ул инде фәлсәфәсез генә була алмый.
Хемингуэй Парижны «Һәрвакыт үзең белән йөри торган бәйрәм» дип атый. Миңа калса, театрлы шәһәрләрнең һәркайсы шундый бәйрәм. Сәнгать кайда яши? Борынгы Римдамы, әллә борынгы Грециядәме? Ә бәлки ул мәңгелеккә ишарәләр биреп торучы борынгы амфитеатр хәрабәләренең колонналары арасындагы илаһи тынлыкка яшеренгәндер?..
Узган гасырның туксанынчы елларында журналист булып танылган Равил Сабыр исеме моннан берничә ел элек драма сәхнәсендә ишетелә башлады. «Абага алмасы ачы була», «Сигезле биюе», Фатих Әмирханның «Хәят»ы нигезендә язылган шул ук исемдәге тагын бер сәхнә әсәре... Һәм менә аны Чаллы татар дәүләт драма театры үз драматургы итеп таный. Бу әңгәмәдә без журналист Равил Сабыр белән драматургия һәм драматург Равил Сабыр белән журналистика турында сөйләшәбез.
31 май көнне Яр Чаллы татар дәүләт драма театры иҗади елның иң уңышлы спектакле – Равил Сабырның «Хәят» мелодрамасын уйнап унсигезенче сезонын япты. Узып киткән бу сезонда театр тарихына кереп калырлык вакыйгалар шактый булды. Уфада һәм Казанда аншлаглар белән гастрольләр узды, труппа артистлары премьера спектакльләрендә яңа образлар тудырып тамашачыларга талантларының моңа кадәр чагылмаган яклары белән ачылды. Ә кайберләре дәүләт күләмендәге бүләкләр дә алды.
Чаллы Дәүләт драма театрының бу елгы сезонында тамашачы күңелен сөендергән спектакльләрнең берсе – “Яшь аралаш көлү” мелодрамасы булды. Драматург Р. Батулланың шул исемдәге пьесасын театрның баш режиссеры Ф. Ибраһимов сәхнәләштергән. Элегрәк тә Батулланың берничә пьесасын халыкка бүләк иткән режиссер бу юлы да драматургның ни әйтергә теләвен бик яхшы тоемлаган. Спектакль тамашачыга үзенең тормышчан булуы белән дә, артистларның уены белән дә бик ошады.
Чаллы татар дәүләт драма театрында юбилейлар дәвам итә. Калабызда заманча татар театры бинасы булачагына өметләнеп килгән Инсаф Фәхретдинов, Булат Сәлахов үзләренең 60 яшьлек юбилейларын уздырдылар инде. Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова да юбилеен билгеләп үтә.
Мәгънәсез эш инде ул яхшы спектакль турында ни дә булса язу. Аның турында газетадан укымыйлар, театрга барып карыйлар. Тик Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов үзенең 60 еллык юбилеена Равил Сабыр пьесасы буенча бенефис тамаша итеп әзерләгән «Сигезле биюе» моңсу комедиясе турында язмыйча да ярамый.
Билгеле булганча, апрель-май айларында Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында Равил Сабыр пьесасы буенча баш режиссер Фаил Ибраһимов куйган «Абага алмасы ачы була» спектакленең премьералары уза. Спектакль күпсанлы тамашачыларның, шул исәптән татарның күренекле шәхесләренең дә игътибарын үзенә җәлеп итте. Без аларның кайберләре белән спектакльне караганнан соң әңгәмә кордык.
Страницы: 2 | 3 | 4 | 5 | 6