X Закрыть
20 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадырова
21 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Надежда Птушкина
22 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Айгөл Әхмәтгалиева
23 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Рэй Куни
24 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рабит Батулла
26 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Туфан Миңнуллин
28 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Зөлфәт Хәким
29 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Наил Гаетбаев
30 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Ягъсуф Шафиков
Хезмәттәшләр

Nchelny.city



Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Матбугат
Театр училищесының беренче курсын тәмамлаган көннәребез. Без курсташым Раушания Әхмәтова белән укытучылар бүлмәсендә студентларның билгеләрен исемлеккә күчерәбез. Шул вакыт ишек шакыдылар. Ишектә бик эшлекле кыяфәттә яшь кенә туташ һәм аның артында кызыксынучан карашын безгә төбәгән бер кыз бала пәйда булды. «Исәнмесез, без училищега кабул итүне белешергә килгән идек», – диде туташ, өздереп.
Алып китегез безне моннан, калдырмагыз!!! Француз драматургы Жеральд Сиблейрасның «Тирәкләр шаулый җилдә» спектакленең төп геройлары көньякка очучы киек казлар артыннан шулай кычкырып калалар.
Миләүшә Имамова дигән актрисаны мин үзем өчен Ирбатыр образы аша ачкан идем. Әйе, әйе, әлеге яшүсмер малай образында тормышчанлыгы, табигыйлеге, уен осталыгы белән күз уңына эләкте дә калды ул. Чаллы Татар дәүләт драма театры сәхнәләштергән «Без бит авыл малае» әсәрендә (Т.Миңнуллин) режиссер Рөстәм Галиев әлеге рольгә ни өчен нәкъ менә Миләүшәне сайлагандыр — анысын белмим, әмма тамашачы да Ирбатыр урынында бүтән берәүне күз алдына китерә алмыйдыр, мөгаен...
Ярсу, дуамал, көнче Каракаш. Шаян, җор телле, җитез Алмаз. Салмыш баштан әле елап, әле җырлап урам әйләнүче зимагур Галимҗан. Авырлыклар алдында тез чүгәргә ашыккан Кабан. Һәм, киресенчә, сытып сынаган язмыш каршында аягүрә күтәрелгән Насыйбулла... Бер-берсенә һич тә охшамаган, шул ук вакытта эчке кичерешләрне бөтен тирәнлеге белән чагылдыру җәһәтеннән уртак җепкә тезелгән әлеге образлар Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров уйнаган рольләрнең кайберләре генә. Чаллы Татар дәүләт драма театрында 18 ел эшләү дәверендә аларның саны байтакка җыела.
Режиссёр саллы рольлəрне берсе артыннан берсен ышанып тапшырсын өчен артист нинди серне белергə тиеш? «Шабашкалар» ни белəн куркыныч? Бизнес белəн театр үзара тыныша аламы? Кемнəр өчен дəүлəт театрга йөрүне мəҗбүри итеп куярга тиеш? Кайсы очракта Чаллы шəһəре Чулман аръягы театрларының Мəккəсенə əверелəчəк? 18 гыйнварда 50 яшьлек юбилеен уздырган Татарстанның атказанган артисты, «Тантана» премиясе лауреаты Рафил Сəгъдуллин белəн əңгəмə əнə шулар турында.

Туфан белән күптән очрашасым килеп йөри иде. Мәскәүнең дәрәҗәле театрларында “Сиротливый запад”, “Шоша”, “Записки сумасшедшего”, “Стеклянный зверинец” спектакльләрен сәхнәгә куеп танылган яшь режиссер һәм... безнең Зиләрә апаның (Чаллыда билгеле шәхес, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Имаметдинованың) улы ул. Менә танышырга мөмкинлек тә чыкты: Чаллы драма театрына яңа спектакль әзерләргә кайтты Туфан! Мәс­кәүнең “Милләтләр театры” режиссеры Туфан Имаметдинов белән без рус һәм татар театрлары, актерлар белән эшләү үзенчәлекләре, сәхнәгә куелачак премьера хакында гәпләштек.

Шәһәрдә уза тор­ган мә­дә­ни ча­ра­лар­га да­и­ми йөрүчеләргә «Чул­ман кыз­ла­ры» три­о­сы исе­ме ях­шы та­ныш­. Алар кон­церт-ки­чә­ләр­не үзен­чә­лек­ле чы­гыш­ла­ры бе­лән би­зи­ләр. Өч­лек­нең ни­ге­зен Чаллы татар драма те­атры ар­тист­ла­ры – Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Энҗе Ши­һа­по­ва, М.Җә­лил исе­мен­дә­ге пре­мия лау­ре­а­ты Чул­пан Ка­зан­лы һәм шулай ук элек театрда эшләп, хәзер эстрада мәйданына күчкән җырчы Ди­лү­зә Има­мет­ди­но­валар тәш­кил итәләр.

Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Равил Гыйләҗев турында: «Ул тумыштан артист», – диләр. Аның һәр роле тамашачы күңелендә онытылмаслык эз калдыра. Шуңадыр ул катнашкан спектакльләрне караган саен карыйсы килә. Равилнең комик образлары белән бергә, азга гына булса да, тормыш мәшәкатьләрен онытып торасың.
Лəйсəнгə танылу беренче роленнəн соң ук килə. Чаллы Татар дəүлəт драма театрында Гаяз Исхакый əсəре буенча куелган «Кəлəпүшче кыз» спектаклендə Камəр образын тудырган өчен 2002 елда актрисаны «Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы» номинациясендə бүлəклилəр.
Быел Чаллы татар драма театры спектакльләрен 36 меңнән артык тамашачы караган. Театрдагы урыннарның бары ике йөз генә булуын исәпкә алганда, бу шактый югары күрсәткеч. Чаллы театрының бүгенге иҗаты, эшчәнлеге хакында без драматург Равил Сабыр белән әңгәмә кордык. Равил әфәнде озак еллар Татарстан, Чаллы матбугатында журналист булып эшләгән кеше, хәзерге чорда шушы театрның әдәби бүлек мөдире.
Страницы: 1 | 2 | 3 | 4 | 5