X Закрыть
06 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Булат Сәләхов
07 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Булат Сәләхов
08 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Булат Сәләхов
10 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Аяз Гыйләҗев
13 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Наил Гаетбаев
15 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Айгөл Әхмәтгалиева
17 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Аяз Гыйләҗев
19 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадыйрова
20 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рабит Батулла
21 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Мостай Кәрим
Хезмәттәшләр

Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Матбугат

Ул театрга һәрвакыт бер кочак якты хис-тойгылар алып килә. Шуклык, шаянлык бөркелеп торган йөзенә җитди кыяфәт чыгарып, нинди дә булса бик мөһим сүз әйтеп куя. Бу мөһим сүз артына ниндидер бер мәзәк, кызык яшерелгән, әлбәттә. Гадәттә, ул болайрак була: сәхнәдә спектакль барган вакытта, ял бүлмәсендәге артистлар янына килеп керә дә: «Мин сәхнәне күтәреп чыктым, төшермәгез, яме!» — ди үтә дә җитди итеп. Барыбызның да авызлар ерыла, күңелләр күтәрелеп китә. Чаллы театрын якыннан белүчеләр аңлагандыр, мөгаен, сүзем театрның яшь, талантлы артисты Руслан Ибрһимов турында.

Миләүшә Искәндәрева (кияүгә кадәр - Гыйльметдинова) – Чаллы драма театрының яшь, талантлы артистларыннан берсе. Тамашачыга ул «Кызлар, ишек ачыгыз!»да – Хәкимә, «Банкрот»та – Асрау, «Светофория»дә – Таякчык, «Саран»да – Элиза, «Җилкәннәр»дә – Света, «Ике хатынлы таксист»та – Галина Сабировна, «Өч аршын җир»дә – Фәрештә кебек рольләре аша яхшы таныш.

Әллә нәрсә булды бу тормышка: дөнья артыннан куып, “мал” бүлешеп, күрше-дустан көнләшеп, гомерне зая үткәрә башладык. Матурлыкны күрмибез. Әйләнә-тирәгә тонык төстәге “күзлек пыяласы” аша карыйбыз. “Урамда егылып яткан кеше очраса – ул исерек дип китеп барабыз. Якты дөньядан китүчеләр турында хәбәр алсак – ул эчеп үлде дибез”.

Язучы Зифа Кадыйрова, телефоннан шылтыратып: "1-3 июльдә Чаллы шәһәре театры артистлары белән Ахунга кунакка кайтабыз. Килергә теләгең булса, рәхим ит! Безнең яклар бик матур, менгирләр бар, күреп китәрсең", – дигәч, юлга тәвәккәлләдем. Урал арягының җырларда җырланган гүзәл табигатен ишетеп түгел, күреп беләм: егерме дүрт ел элек Учалының Калкан күле буендагы пионер лагеренда практика үткән идек. Күккә олгашкан тау-кыялар, мәгърур наратлар, саф сулы көмеш күлләр төбәге буларак истә калган Учалы.

Милләтнең рухи дөньясын үстерүдә, татар халкының асыл сыйфатларын саклап калуда театр әһәмиятле роль уйный. Иҗат итү, рухи байлык тудыру — җиңел хезмәт түгел. Театр артистының тормышы артык мәшәкатьле булуы белән аерылып тора. Һәр артистның үзенә генә хас иҗат кыйбласы, эчке дөньясы бар һәм, ул дөнья никадәр бай булса, сәхнәдә тудырылган образлар да шул дәрәҗәдә камил була.

«Адамга эң кыйыны – күн сайын адам болуу». Кыргыз халкының бөек язучысы Чыңгыз Айтматовның Ата-Бейитта куелган истәлек ташына уеп язылган сүзләр бу. Әнисе Нәгыймә Хәмзә кызының татар милләтеннән булуын да искә алгач, күңелдә: «Безнеке дә бит ул», – дигән горурлык хисе уяна. Рәхәт булып китә.

«Актер — профессия түгел, ә диагноз», — дигән билгесез бер автор. Кызык, җир йөзендә яшәүче күпме кеше йөртә икән бу диагнозны. Әгәр синең «чирең» башкаларның җаннарын дәвалый, рухларын чистарта икән, димәк, синең бәхетеңә кайберәүләргә генә эләгә торган бик сирәк язмыш бүләге эләккән түгелме соң? Белмим, актер һөнәрен сайлаган вакытта Татарстанның атказанган артисты Рәфикъ Каюмов бу турыда уйлагандырмы-юкмы, әмма чирек гасырга якын Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә үзенең иҗаты белән тамашачыларның җаннарын дәвалый ул.

«Театр яшьләре белән көчле, өлкәннәре белән зирәк», – дип әйтелгән  гыйбарә яши сәнгать дөньясында. Яшьлекнең көчен, дәртен югалтмый, шуның өстенә өлкәннәр киңәшенә колак салып шактый гына сәхнә тәҗрибәсе тупларга өлгергән урта буын артистлар да эшли биредә. Алар театрның төп көчләре, «эш атлары» инде, ягъни мәсәлән. Язмам шуларның берсе Ләйсән Нургалиева турында булыр.

1990 еллар үренә чаклы ук Чаллы шәһәрендә халык театрлары эшләп килсә дә, профессиональ театр ачу хыялы күптән яши. Җәмәгатьчелекнең киң ярдәме белән, ниһаять, ул тормышка аша — 1990 елның 21 декабрендә, «Энергетик» мәдәният сараенда беренче мәртәбә тәүге һөнәри труппа Рабит Батулла әсәре буенча Фаил Ибраһимов куйган «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектаклен уйный. Бу көн Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрының туган көне булып исәпләнә.

«Мин бүген бу турыда уйлый алмыйм, иртәгә уйлармын. Ахыр чиктә, иртәгә дә көн бар бит һәм ул бөтенләй башка төрле узачак». Күпләрегезнең исенә төшкәндер, бу сүзләрне Скарлетт О’Хара әйтә. ХХ гасырның иң мәшһүр әдәби образларының берсе, хатын-кыз матурлыгы, бәйсезлеге символына әверелгән, Маргарет Митчеллның «Давыл корбаннары» («Gone with the Wind», урысча тәрҗемәдә — «Унесенные ветром») романы героинясы, ялкынлы Скарлетт! Сүзгә сүз охшаш булмаса да, ләкин мәгънәви яктан шуңа бик якын фикерне күптән түгел бер татар актрисасыннан да ишетергә туры килде.

Страницы: 1 | 2 | 3 | 4 | 5