Бүген Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының туган көне!
Нәкъ 29 ел элек, 1990 елның 21 декабрендә, «Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы тарихында беренче мәртәбә шәһәрдә оешкан һөнәри труппа Рабит Батулла әсәре буенча Фаил Ибраһимов куйган «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектаклен уйный.
Бу көн театрның туган көне булып тарихка кереп кала. Туган көнең белән, театр!