20 декабрь Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында Зөлфәт Хәким пьесасы буенча Илдар Хәйруллин куйган «Үчле кешеләр» (12+) комедиясе тәкъдим ителәчәк.
Шул уңайдан бүген 14:15 сәгатьтә яңа спектакльнең баш геройлары — Рәзил Фәхретдинов һәм Зөлфия Галиуллина — «Күңел» радиосында кунакта булачак, премьерага әзерләнү турында сөйләячәк һәм иң кызыклы сорау бирүчегә 2 кешелек чакыру билеты бүләк итәчәк.
Кулъяулыклар чигеп вәгъдәләшкән кешең сүзендә тормый икенче берәүгә кияүгә чыкса нишләргә? Хәрби хезмәттән кайткан Нәкыйпне нәкъ менә шушы сорау борчый. Сөйгәне Сүрәя, аны көтмичә, Ришатка кияүгә чыккан, хәзер менә яңа коттедж төзеп маташалар. Ачу шайтан чакыра дигәндәй, Нәкыйптә дә үч алу теләге туа. Егет, җаен табып, яшь парлар яшәгән йортка килә...