X Закрыть
14 марта, в 19:00
Мелодрама. Автор: Зифа Кадырова
15 марта, в 19:00
Мелодрама. Автор: Туфан Миңнуллин
17 марта, в 18:00
Комедия. Автор: Геор Хугаев
21 марта, в 19:00
Драма. Автор: Булат Саләхов
22 марта, в 19:00
Комедия. Автор: Надежда Птушкина
23 марта, в 18:00
Мелодрама. Автор: Рабит Батулла
24 марта, в 18:00
Мелодрама. Автор: Туфан Миңнуллин
26 марта, в 10:00
26 марта, в 12:00
26 марта, в 14:00
Наши партнеры

Nchelny.city



Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



«Чаллы икмәге» ЯАҖ



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


ТРАУР


   Татар театр сәнгате авыр югалту кичерә. 8 декабрь көнне, 35 яшендә, Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Фәнис Фирдәвес улы Сәхәбетдинов вакытсыз арабыздан китте. 
  Фәнис Сәхәбетдинов 1983 елның 24 июнендә Сарман районы Саклаубаш авылында туа. 2002 елда Казан театр училищесын кызыл дипломга тәмамлап, Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 16 ел театрда эшләү дәверендә 48 образ иҗат итеп, репертуар тотучы актер буларак таныла. Төпле фикер йөртүе, җиңел сөякле һәм кызыксынучан булуы аңа сәхнәдә үзен иркен тотарга, төгәл, җыйнак образлар тудырырга ярдәм итә. 
  Рольләре: Алмаз ("Кызлар, ишек ачыгыз!", Н.Гаетбаев), Салих ("Хәят", Р.Сабыр), Газим ("Җилкәннәр", И.Бикбулатова), Айбулат (" Абага алмасы ачы була", Р.Сабыр), Буран, Олан ("Бурлак", М.Гыйләҗев), Алексей ("Яратылмый калган ярлар", Б.Сәлахов), Дивана ("Ай тотылган төндә", М.Кәрим), Костя ("Зәңгәр томан артында", Ә.Ишбулдина), Хафиз ("Тәрәзәдә һаман ут яна", З.Хәким)
  Театрда аның үз йөзе, үз тоткан урыны бар иде. Тормышта гади, ярдәмчел, бик игелекле кеше иде. Тыныч йокла, хезмәттәшебез!!!