X Закрыть
05 апрельдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Туфан Миңнуллин
06 апрельдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Салават Әбүзәр
07 апрельдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Фәнәвил Галиев
11 апрельдә, 19:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Мостай Кәрим
14 апрельдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Мостай Кәрим
17 апрельдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Әнгизә Ишбулдина
18 апрельдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Карло Гольдони
20 апрельдә, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рүзилә Җамалиева
25 апрельдә, 19:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Булат Сәләхов
26 апрельдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Надежда Птушкина
Хезмәттәшләр

Nchelny.city



Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә Чаллы актрисасы Энҗе Шиһапова лаек булды

Кичә кичен Казанда Г.Камал театрында ХХ гасырның мәшһүр режиссеры Дамир Сираҗиев исемендәге премияләрне тапшыруның XIV тантанасы узды. Ул «Җыен» фонды, Мәдәният министрлыгы һәм Камал театры тарафыннан оештырылган иде.

Д.Сираҗиев премиясе 1999 елдан бирле тапшырылып килә. Шушы вакыт эчендә Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән дистәләгән данлыклы театр эшлеклеләре әлеге премиягә ия булдылар. Алар арасында театр өлкәсендә эшләүче төрле профессия вәкилләре: режиссер, актер, драматург, сценографлар, театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, директорлар.

Быел тугыз премия бирелде, шуларның берсе – Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһаповага. Энҗе Чаллыда труппасында 1991 елдан бирле эшли, шул вакыт эчендә 35 артык образ иҗат итте.

Премиягә шулай ук Татарстанның халык артисты Фоат Зарипов, Туймазы татар драма театры баш режиссеры Байрас Ибраһимов, Түбән Кама театрының баш рәссамы Булат Нәсихов, драматург Рәдиф Сәгъди, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамалиева, Камал театрының баш мөхәррире Гөлнур Гыйматова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфикъ Әхмәтов, Татарстанның халык артисты Александр Купцовлар лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, былтыр шушы ук бүләк Чаллыда яшәп иҗат итүче драматург, Татарстанның халык артисты Булат Сәлаховка тапшырылган иде.