X Закрыть
24 ноябрьдә, 11:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Валентин Катаев
24 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Салават Әбүзәр
25 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Мостай Кәрим
30 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Карло Гольдони
02 декабрьдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Әнгизә Ишбулдина
08 декабрьдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Геор Хугаев
09 декабрьдә, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадырова
13 декабрьдә, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рүзилә Җамалиева
14 декабрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Надежда Птушкина
15 декабрьдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Карло Гольдони
Хезмәттәшләр

Nchelny.city



Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Татар телен саклыйк!

  Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле ата-аналар, татар зыялылары! Тел бетә икән, милләт тә бетә, чөнки милләтнең төп күрсәткече- тел. Телне башкага алыштыру- ул милләтне дә алыштыруга китерә, ягъни, халык нинди телдә сөйләшсә, әкренләп шул милләтнең составына күчә.

  Татарстан Республикасы- татар теле мәктәпләрдә закон нигезендә , тулы күләмдә укытыла торган бердәнбер төбәк. Моның шулай булуы табигый дә, чөнки татарлар бары тик Татарстанда гына милләт буларак үзбилгеләнә һәм сакланып кала алалар. Инде менә хәзер шуңа да һөҗүм бара, ничә гасырлар буе аждаһа авызында да милли мәктәпләрен саклап кала алган татарлар бүген ана телләреннән мәхрүм калырга мөмкиннәр. Мәктәпләрдә татар телен ирекле укытуга күчү аны юк итүгәгә китерәчәк. Россия җитәкчелеге әмере белән, хәзер мәктәпләрдә тикшерүләр бара, ата-аналарның үзләреннән гариза яздырып татар телен мәҗбүри укытуны туктатырга җыеналар. Игътибар итегез - бу таләп бары тик татар теле өчен генә, ә урыс телен һәм чит телләрне , башка предметларны укыту ата-аналар теләге буенча булмаячак, аларны мәҗбүри укытачаклар. Нигә бары тик татар теленең генә язмышын ата-аналар хәл итәргә тиеш соң?

  Шуны онытмагыз- мең еллык татар әдәбиятын, милләт һәм мәдәният тарихын бары тик системалы уку- мәктәпләр генә бирә ала. Шушы татарча укыган балалардан гына киләчәктә татар язучылары, милли зыялылар, сәнгать әһелләре чыгачак. Киләчәктә татар милләтенең булу- булмавы да сезнең кулларда, моны һәр татар кешесе, һәр татар ата- анасы яхшы аңласын иде.