X Закрыть
25 ноября, в 18:00
Мелодрама. Автор: Рабит Батулла
26 ноября, в 18:00
Комедия. Автор: Хәбир Ибраһимов Рәдиф Сәгъди
30 ноября, в 19:00
Драма. Автор: Аяз Гыйләҗев
01 декабря, в 19:00
Драма. Автор: Булат Саләхов
02 декабря, в 18:00
Комедия. Автор: Айгөл Әхмәтгалиева
03 декабря, в 18:00
Комедия. Автор: Салават Әбүзәр
08 декабря, в 19:00
Драма. Автор: Булат Сәләхов
10 декабря, в 18:00
Мелодрама. Автор: Зифа Кадырова
12 декабря, в 19:00
Комедия. Автор: Фәнәвил Галиев
13 декабря, в 19:00
Мелодрама. Автор: Рүзилә Җамалиева
Наши партнеры

Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



«Чаллы икмәге» ЯАҖ



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Сохраним родной язык!

  

 Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле ата-аналар, татар зыялылары! Тел бетә икән, милләт тә бетә, чөнки милләтнең төп күрсәткече- тел. Телне башкага алыштыру- ул милләтне дә алыштыруга китерә, ягъни, халык нинди телдә сөйләшсә, әкренләп шул милләтнең составына күчә.

  Татарстан Республикасы- татар теле мәктәпләрдә закон нигезендә , тулы күләмдә укытыла торган бердәнбер төбәк. Моның шулай булуы табигый дә, чөнки татарлар бары тик Татарстанда гына милләт буларак үзбилгеләнә һәм сакланып кала алалар. Инде менә хәзер шуңа да һөҗүм бара, ничә гасырлар буе аждаһа авызында да милли мәктәпләрен саклап кала алган татарлар бүген ана телләреннән мәхрүм калырга мөмкиннәр. Мәктәпләрдә татар телен ирекле укытуга күчү аны юк итүгәгә китерәчәк. Россия җитәкчелеге әмере белән, хәзер мәктәпләрдә тикшерүләр бара, ата-аналарның үзләреннән гариза яздырып татар телен мәҗбүри укытуны туктатырга җыеналар. Игътибар итегез - бу таләп бары тик татар теле өчен генә, ә урыс телен һәм чит телләрне , башка предметларны укыту ата-аналар теләге буенча булмаячак, аларны мәҗбүри укытачаклар. Нигә бары тик татар теленең генә язмышын ата-аналар хәл итәргә тиеш соң?

  Шуны онытмагыз- мең еллык татар әдәбиятын, милләт һәм мәдәният тарихын бары тик системалы уку- мәктәпләр генә бирә ала. Шушы татарча укыган балалардан гына киләчәктә татар язучылары, милли зыялылар, сәнгать әһелләре чыгачак. Киләчәктә татар милләтенең булу- булмавы да сезнең кулларда, моны һәр татар кешесе, һәр татар ата- анасы яхшы аңласын иде.