X Закрыть
06 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Булат Сәләхов
07 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Булат Сәләхов
08 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Булат Сәләхов
10 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Аяз Гыйләҗев
13 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Наил Гаетбаев
15 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Айгөл Әхмәтгалиева
17 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Аяз Гыйләҗев
19 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадыйрова
20 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рабит Батулла
21 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Мостай Кәрим
Хезмәттәшләр

Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы бүген Республикабызның Саба районына юл тота.Анда ул "Театраль Сабантуй 2017"дә катнашачак.

  Республиканың X нчы Театраль сабантуе 12 дәүләт театрын бергә җыячак."Театраль  сабантуй- 2017" Саба районының Лесхоз поселогында узачак.Традицион бәйрәмгә театр артистлары һәм эшчеләре җыела.Чараның оештыручылары- Татарстанның мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры һәм Саба районы җитәкчелеге. Сабантуйны "театраль" диюләренә карамастан, ул традицион ярышлардан торачак: көянтә белән йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугыш, бию марафоны, милли көрәш һәм башкалар. Ярышларда җиңүчеләр бүләкләр һәм дипломнар белән бәяләнәчәк. Милли көрәштә абсолют җиңүче батыр тәкәдән тыш, Татарстан Республикасы президенты тарафыннан әзерләнгән бүләк- автомобильгә ия була. Әйтергә кирәк, бу төр ярышта дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хаклы. Татарстанда "Театраль Сабантуеның" тарихы 2005 елдан башлана. Театр җәмәгатьчелегенең бәйрәмне шул рәвешле үткәрүне К.Тинчурин исемендәге театр җитәкчелеге тәкъдим итә. Беренче "Театраль Сабантуе" Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бәйрәмдә Татарстанның иҗат коллективларының 3 меңнән артык кешесе анда катнаша.