X Закрыть
25 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Инсценировка Олега Киньзягулова
26 декабрьдә, 13:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Инсценировка Олега Киньзягулова
04 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Туфан Миңнуллин
05 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Фәнәвил Галиев
06 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадыйрова
13 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадырова
14 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Салават Әбүзәр
17 гыйнварда, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Наил Гаетбаев
18 гыйнварда, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Айгөл Әхмәтгалиева
19 гыйнварда, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рүзилә Җамалиева
Хезмәттәшләр

Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Чаллы театры бүген XIII Халыкара "Нәүрүз" фестивалендә катнашу өчен Казан каласына юл тотты

  Казанга иҗат коллективы һәм техник эшчеләр- барлыгы 33 кеше китте. 5 июннән 9 июнгә кадәр монда XIII Халыкара төрки театрлар фестивале- "Нәүрүз" узачак. Фестивальдә Россия, Казахстан, Эстония, барлыгы 18 театр катнашачак.Чаллы татар дәүләт драма театры да шулар арасында. "Нәүрүз" фестивале афишасы исемлегендә Алтай, Башкортостан, Кабардино- Балкария, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия, Чувашия һәм Якутиянең иң яхшы спектакльләре. Фестивальнең махсус кунагы- "R.А.А.А.М." Эстон театры. Репертуарга килгәндә, һәр елдагыча, ул төрле: монда чит ил классикасы да, этник әсәрләр, һәм заман драматургиясе дә бар. Режиссерлар арасында Сергей Потапов, Фарид Бикчәнтәев кебек танылган шәхесләр һәм башкалар катнаштылар. Узган елгы "Нәүрүз" фестивале Казахстанга багышланган булса, быел ул Якутиянең театраль сәнгатенә багышланды. Саха Республикасыннан ( Якутия ) барлыгы 4 театраль коллектив үз спектакльләрен күрсәтергә тиеш. Фестиваль кысаларындагы спектакльләр Казанның 5 театраль мәйданчыкларында куелачак- Камал театрының кече һәм зур залларында, Тинчурин театрында, Яшь тамашачылар театрында һәм "Әкият" курчак театрында. Чаллы театры тамашачылар хозурына совет чоры әдәбиятының классигы- Мостай Кәрим әсәре буенча куелган "Ай тотылган төндә" ("В ночь лунного затмения") спектаклен тәкъдим итәчәк. Режиссеры- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов. Тамаша 9 июнь көнне 18 сәгатьтә Камал театрының кече залында күрсәтелә.