X Закрыть
31 октябрьдә, 11:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Валентин Катаев
31 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Наил Гаетбаев
01 ноябрьдә, 10:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Рафаиль Фатихов, Булат Хәйбуллин
01 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Илдар Юзиев
02 ноябрьдә, 09:30 сәгатьтә
Әкият. Автор: Валентин Катаев
02 ноябрьдә, 11:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Валентин Катаев
02 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Геор Хугаев
03 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рүзилә Җамалиева
04 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Илдар Юзиев
05 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Фәнәвил Галиев
Хезмәттәшләр

Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Чаллы татар дәүләт драма театры үзенең XXVII театраль сезонын тәмамлады

    Чираттагы театраль сезонын Чаллы театры  Зифа Кадыровы повесте буенча Хәбир Ибраһимов инсценировкасы буенча "Сагынырсың ,мин булмам.." ("Сумбуль") спектаклен күрсәтеп, аншлаг белән тәмамланды. Спектакльдән сон артистлар труппасы ,традиция буенча, тамашачы янына чыкты. XXVII театраль сезоның нәтиҗәләре чыгарылды. Иҗади коллективка ул үзенең уңышлы гастрольләре белән истәлекле булды : Татарстан һәм Башкортостан Республикалары, Рәсәй шәһәрләре ,һәм, әлбәттә, Мәскәү шәһәрендә булган гастрольләр белән.

  Быел коллектив үзенең яраткан тамашачысын түбәндәге иҗат җимешләре белән куандырды : "Ул бит кичә иде.." ("Муж на час") Чаллы язучысы Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча комедия, "Урман - club" исемле балалар әчен әкият- Илгиз Зәйниев, әдәбият классигы Мостай Кәрим пьесасы буенча куелган "Ай тотылган төндә" ("В ночь лунного затмения ") драмасы һәм Зифа Кадыйрова повесте буеча Хәбир Ибраһимов инсценировкасы буенча куелган "Сагынырсың, мин булмам.." ("Сумбуль") мелодрамасы бу сезонның соңгы премьерасы булды.

  Яр Чаллы шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова барлык тамашачылар исеменнән театр коллективына рәхмәтен белдерде һәм югары дәрәҗәле бүләкләр белән бәяләде.ТР атказанган артисткасы Раушания Таһирова Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният үстерү Фондының рәхмәт хаты белән бүләкләнде, театрның рәссам- бутофоры Фоат Минһаҗевка  Мәдәният министрлыгының мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен күкрәк билгесе тапшырылды. Шундый ук билгегә театрның администраторы Вилия Монасыйпова лаек булды. Шулай ук театрның мактау кәгазьләре белән  тавыш операторы Салават Нургалиев һәм театр артисты Эдуард Латыйпов бүләкләнде.

  Театраль сезонның рәсми ябылуына карамастан Чаллы театры үз тамашачыларын спектакльләр белән 9 июльгә кадәр шатландырачак.Көтеп калабыз!