X Закрыть
02 июньдә, 16:00 сәгатьтә
04 июньдә, 10:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Валентин Катаев
05 июньдә, 10:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Валентин Катаев
05 июньдә, 15:30 сәгатьтә
06 июньдә, 10:00 сәгатьтә
07 июньдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Фәнәвил Галиев
08 июньдә, 10:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Валентин Катаев
13 июньдә, 10:00 сәгатьтә
13 июньдә, 12:00 сәгатьтә
14 июньдә, 10:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Рафаиль Фатихов, Булат Хәйбуллин
Хезмәттәшләр

Nchelny.city



Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Тетрыбыз артисткасы - Миләүшә Имамова, сугышта хәбәрсез югалган ветеран бабасы турында хәбәр ала

 Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72-еллыгы якынлашкан көннәрдә театрыбыз артисткасы Миләүшә Имамова сугышта хәбәрсез югалган бабасы Кәлимуллин Ислам Кәлимулла улы турында хәбәр ала. Смоленск өлкәсе Вязьма районы тирәсендә казу эшләре алып барган Александр Александрович Пронин җитәкчелегендәге  "Бурыч" ("Долг") эзләүчеләр отряды 17 сугышчының солдат медальонын һәм сөякләрен таба. Алар арасында Татарстанның Биектау районы Коркачык авылыннан Кәлимуллин Ислам Кәлимулла улы да була. Гаиләгә бу хакта Казан шәһәрендә яшәп , инде күп еллар буена ирекле эзләнүләр алып барган Мәрдәншина Хәтирә Мансур кызы хәбәр итә. 24 яшендә сугышка китеп ,1941 елның октябрендә "Вязьма казаны"нда  ("Вяземский котел") хәбәрсез югалган Ислам Кәлимулла улын гаиләсе 76 ел буена көтә. Кызганыч, солдатның әнисе һәм хатынына бу хәбәрне ишетергә насыйп булмый. Ислам бабай сугышка киткәндә 35-көнлек булып калган кызы Фатыйма исә быел 76 яшен , бертуган сеңлесе Сәлимә 93 яшьләрен тутыралар. "100-еллыгы якынлашкан көннәрдә бабабызның табылуы безнең өчен бик зур бүләк булды," -ди артистка үзе бу хакта. Сугышчыларны Вязьма районындагы федераль мемориалга җирләү 2017 елның октябрь аена билгеләнгән.