X Закрыть
25 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Инсценировка Олега Киньзягулова
26 декабрьдә, 13:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Инсценировка Олега Киньзягулова
04 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Туфан Миңнуллин
05 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Фәнәвил Галиев
06 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадыйрова
13 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадырова
14 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Салават Әбүзәр
17 гыйнварда, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Наил Гаетбаев
18 гыйнварда, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Айгөл Әхмәтгалиева
19 гыйнварда, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рүзилә Җамалиева
Хезмәттәшләр

Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Алхәбәр
Без Самарага, мәскәүләр безгә җыена

24 октябрь көнне 18 сәгатьтә Чаллы татар дәүләт драма театры Самара шәһәренең «Чайка» мәдәният йортында Карло Гольдониның «Ике хужаның хезмәтчесе» комедиясен уйныячак. Бу соңгы араларада иҗат ителгән иң яхшы спектакльләрнең берсе. Аның премьерасы 2014 елның 23 декабрендә узды һәм шул көннән башлап ул гел тамашачылар белән тулы залда уйнала.


Бер үк вакытта ике хуҗага ялланып, әмма аларга бу турыда берни дә сиздермичә хезмәт итеп буламы? Бергамо шәһәреннән Труффальдино исемле егет үзе дә сизмәстән бу хезмәткә алына. Тапкырлык, хәйләкәрлек һәм очсыз-кырыйсыз фантазиясе аны теләсә нинди кыен хәлләрдән дә коткарып кала. Ләкин ул ике хуҗаның хезмәтчесе түгел, ә бер-берсенә гыйшык тотучы әфәнде белән туташның хезмәтчесе булып чыга. Труффальдиноның акылга сыймаслык маҗаралары гашыйкларны очраштыра һәм кавыштыра.



«Ике хужаның хезмәтчесе» спектаклен шулай ук 25 октябрь көнне 18 сәгатьтә Самара өлкәсе Камышлы район үзәге мәдәният йортында да карарга мөмкин булачак. Билет бәяләре Самарада 300-500 сум тәшкил итә, Камышлыда — 300 сум. Көзге кичләрегезне онытылмаслык итеп үткәрергә теләсәгез, тамашабызга рәхим итегез!


Ул арада Чаллы сәхнәсе дә буш тормаячак. 24 октябрь көнне 18 сәгатьтә Мәскәүнең «Арт-Вояж» театраль үзәге бездә кунакта! Алар безгә «Шухер!» комедиясен алып килә. Баш рольдә — РФ атказанган артисты Дмитрий Аксенов.


(Бу спектакль турында тулырак укырга)


К списку