X Закрыть
25 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Инсценировка Олега Киньзягулова
26 декабрьдә, 13:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Инсценировка Олега Киньзягулова
04 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Туфан Миңнуллин
05 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Фәнәвил Галиев
06 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадыйрова
13 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадырова
14 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Салават Әбүзәр
17 гыйнварда, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Наил Гаетбаев
18 гыйнварда, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Айгөл Әхмәтгалиева
19 гыйнварда, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рүзилә Җамалиева
Хезмәттәшләр

Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Алхәбәр
Чыршы бәйрәменә чакырабыз!

Чаллы татар драма театры үзенең кечкенә тамашачылары өчен искитмәле Яңа ел бүләге әзерләде! Бер атна буена, 23-30 декабрь көннәрендә, көн саен дүрт мәртәбә Валентин Катаевның «Тылсымлы чәчәк» әкияте буенча әзерләнгән спектакль уйналыр дип планлаштырыла.


Спектакльне сәхнәгә театрның популяр артистлары, ТР атказанган артисткалары Чулпан Казанлы һәм Энҗе Шиһапова чыгардылар. Алар үзләре сценарий да язганнар, иҗади дуэт буларак режиссер сыйфатында да чыгыш ясыйлар. Пластика буенча педагог — Рәзил Фахертдинов.


Женя исемле кечкенә кызның кулына тылсымлы чәчәк эләгә. Аның төрле төсләрдәге җиде таҗы бар. Һәрбәрсен өзеп алган саен бер теләгең үтәлә. Кызчык башта аның алдында нинди бөек мөмкинлекләр ачылганын аңлап бетерми һәм алты таҗны буш, мәгънәсез теләкләр үтәүгә сарыф итә. Һәм менә аның бер генә таҗы кала, бер генә теләк үтәлергә мөмкин...


Шушы ук көннәрдә татар һәм рус телләрендә уен программасы узачак. Монда балаларны дискотека, уеннар, конкурслар, бүләкләр көтә! Аларны әлбәттә Кыш бабай белән Кар кызы тапшырачаклар. Күмәк мөрәҗәгать-гаризалар да кабул ителә. Телефон: 38-05-78 (касса). Спектакльләр 10:00, 12:30, 15:00, 17:30 сәгатьләрдә башлана.





К списку