X Закрыть
31 октябрьдә, 11:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Валентин Катаев
31 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Наил Гаетбаев
01 ноябрьдә, 10:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Рафаиль Фатихов, Булат Хәйбуллин
01 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Илдар Юзиев
02 ноябрьдә, 09:30 сәгатьтә
Әкият. Автор: Валентин Катаев
02 ноябрьдә, 11:00 сәгатьтә
Әкият. Автор: Валентин Катаев
02 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Геор Хугаев
03 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рүзилә Җамалиева
04 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Илдар Юзиев
05 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Фәнәвил Галиев
Хезмәттәшләр

Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Алхәбәр
Чаллыда «Ак чәчәкләр» фильмы премьерасы була

19 октябрь көнне Чаллы татар дәүләт драма театрында әдәбиятыбызның күренекле классигы Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән нәфис фильмны тәкъдир итү кичәсе була. Кичәгә фильмда катнашкан артистларның килүе көтелә. Сеанслар 15 һәм 19 сәгатьтә башлана.


Татар тамашачысы фильмны беренче мәртәбә 10 сентябрьдә XI Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә күрә алган иде. Картина берьюлы биш залда күрсәтелсә дә, аны карарга теләүчеләрнең барысы да билет ала алмады, дип яза КВ. Тамашачылар фильмны баскычларга утырып, стеналар янына рәт-рәт булып тезелеп караганнар. Мондый аеруча зур игътибар фильмның татар классик прозасы буенча төшерелүенә генә түгел, ә аның татар киносында экранизация жанрында беренче тәҗрибә булуы белән дә бәйле.


«Ак чәчәкләр» фильмын бер ел дәвамында төшергәннәр. Анда республиканың 11 театрыннан 37 артист катнашкан. Баш рольдә — К. Тинчурин исемендәге драма театры артисты Резедә Сәләхова, профессор Таһиров — Г. Камал театрының мәшһүр артисты Әзһәр Шакиров, Мансур ролендә — Әлмәт драма театры артисты Динар Хөснетдинов.


Билет бәясе 250 сум.







К списку