X Закрыть
06 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Булат Сәләхов
07 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Булат Сәләхов
08 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Булат Сәләхов
10 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Аяз Гыйләҗев
13 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Наил Гаетбаев
15 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Комедия. Автор: Айгөл Әхмәтгалиева
17 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Аяз Гыйләҗев
19 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Зифа Кадыйрова
20 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә
Мелодрама. Автор: Рабит Батулла
21 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә
Драма. Автор: Мостай Кәрим
Хезмәттәшләр

Эксперимент



На все 360



Радио «Күңел»



Чаллы-ТВ



Челнинские известия



«Челны-Бройлер»



ЗАО «Челны-Хлеб»



Челны ЛТД



ЗАО «Автоградбанк»


Алхәбәр

16 ноябрьдә 19 сәгатьтә халык соравы буенча «Язмыш сынавы» спектакле була.

20 декабрьдән алып 8 гыйнварга кадәр театрда балалар өчен Илгиз Зәйниевнең  «Урман club» әкияте күрсәтеләчәк.

Чаллы татар драма театры үзенең кечкенә тамашачылары өчен искитмәле Яңа ел бүләге әзерләде! Бер атна буена, 23-30 декабрь көннәрендә, көн саен дүрт мәртәбә Валентин Катаевның «Тылсымлы чәчәк» әкияте буенча әзерләнгән спектакль уйналыр дип планлаштырыла.

19 октябрь көнне Чаллы татар дәүләт драма театрында әдәбиятыбызның күренекле классигы Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән нәфис фильмны тәкъдир итү кичәсе була. Кичәгә фильмда катнашкан артистларның килүе көтелә. Сеанслар 15 һәм 19 сәгатьтә башлана.

24 октябрь көнне 18 сәгатьтә Чаллы татар дәүләт драма театры Самара шәһәренең «Чайка» мәдәният йортында Карло Гольдониның «Ике хужаның хезмәтчесе» комедиясен уйныячак. Бу соңгы араларада иҗат ителгән иң яхшы спектакльләрнең берсе. Аның премьерасы 2014 елның 23 декабрендә узды һәм шул көннән башлап ул гел тамашачылар белән тулы залда уйнала. 

5-11 октябрь көннәрендә Казанда Туфан Миңнуллинның 80 еллыгына багышланган декада узачак. Г. Камал исемендәге академия театры һәм К. Тинчурин исемендәге драма театры сәхнәләрендә Астана (Казахстан), Туймазы, Салават, Уфа (Башкортостан), Оренбург, Әлмәт, Түбән Кама һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән килгән театрлар, шулай ук Мари яшь тамашачылар театры күренекле драматург пьесалары буенча куелган спектакльләрне уйныячак.

Яр Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә беренче мәртәбә мәскәүләрнең гастрольләре узачак. 21-23 октябрь көннәрендә «Театр на Первоской» тамашачыларга биш спектакль тәкъдим итә: өчесе зурлар, икесе балалар өчен.
17-18 апрельдә Чаллы татар драма театры сәхнәсендә М. Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры чыгыш ясаячак. Алар Сергей Белов пьесасы буенча театрның баш режиссеры Рөстәм Абдуллаев куйган «Кайнана бәласе» комедиясен күрсәтәчәкләр. Спектакльләр 19 сәгатьтә башлана.
8 апрель көнне Чаллы татар драма театрында «Идел йорт» халык театрлары фестивале кысаларында ике спектакль уйналачак.


25 февральдә 19 сәгатьтә «Энер­ге­тик» мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да «Чул­ман кыз­ла­ры» триосы беренче дисклары чыгуга багышланган зур концерт уздыра. Дискка 13 җыр кергән. Прог­рам­ма бик үзен­чә­лек­ле тө­зелгән: җыр­лар бер-бер­се­нә бәй­лән­гән кечкенә спек­такль­ләр бе­лән ара­лаш­ты­ры­лып ба­ра­чак. Ан­да хал­кы­быз­ның мил­ли бәй­рәм­нә­рен­нән өзек­ләр дә күр­сә­те­лә­чәк, за­ман­ча эс­т­ра­да җыр­ла­ры­на да урын би­ре­лә­чәк.

Страницы: 1 | 2